Барлык яңалыклар
Район сулышы
31 декабрь 2017, 18:17

Яңа ел алдыннан иң матур кар шәһәрчекләре булдырган авыл җирлекләренең исемнәре билгеле

Яңа ел алдлыннан авыл җирлекләре арасында иң матур кар шәһәрчеге төзү конкурсында беренчелекне Ялангач авыл җирлеге алды.


Яңа ел алдыннан урыннарда ясалган кар сыннары һәркемнең күңелен күтәреп, бәйрәм кәефе бүләк итә.
Кайда карама әкият геройларына, әдәби персонажларга, ел символына “һәйкәл”ләр калкып чыкты. Скульптуралар янында басып истәлеккә фотога төшеп калырга ашыгучылар күп. Быел бигрәк тә. Көннәрне җылыткач, кар-боз сыннары яңа елга кадәр эреп бетмәсме дип хафаланган идек.
Эреп, кар-боз сыннарының төсе югалганчы, авыл җрлекләре, район үзәге оешма, предприятиеләре арасында территорияләрне кар шәһәрлекләре белән бизәү конкурсына комиссия йомгак ясап калырга өлгерде. Авыл җирлекләре арасында җиңүчеләрне кичә район мәдәният сараенда үткән Яңа ел тамашасында билгеләделәр. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев призлы урыннар яулаган авыл җирлекләре башлыкларына Мактау грамоталары тапшырды.
Ялангач авыл җирлеге беренче урында. Көнтүгеш һәм Богдан авыл җирлекләре—икенче, Сәйтәк һәм Тучыбай авыл җирлекләре өченче урынга чыкты.

Читайте нас: