Барлык яңалыклар
Район сулышы
22 декабрь 2017, 16:38

Балтачта кар дефицит кышта кардан сыннар тагын да матуррак

Иске Балтачта Яңа ел алдыннан оешма-предприятиеләр аллары әкияти ишегалларына әверелде.

Иске Балтачта Яңа ел алдыннан оешма-предприятиеләр аллары әкияти ишегалларына әверелде. Иң матур кар шәһәрчеге район буенча игълан ителгән конкурска йомгак ясалгач билгеләнер. Күпчелек оешма-предприятиеләр тирәсендә кар-боз шәһәрчекләре әзер инде. Өмәләр әле дәвам иткән оешмалар да бар.
Белмим, Балтачта бу кышта кар дефицит булгангадырмы, кар сыннары узган еллардагыга караганда да матуррак тоела. Үзәк мәйдан тирәсендә боздан коелган сыннарының ниндиләрен генә күрмисең. Сынчылар осталык күрсәтә.
Бүген без дә боз шәһәрчкеләренә сәяхәт кылдык.


Читайте нас в