Барлык яңалыклар
Район сулышы
22 декабрь 2017, 12:06

Балтачның электр хуҗалыгы хезмәткәрләре бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгели

Агымдагы елның унбер аенда “Сельэнерго” җәмгыяте эшчеләре 105614 мең сумлык эш башкарган.

Цивилизацияле тормышта электр энергиясеннән башка бер көн дә яшәп булмый. Тәүлекнең караңгы сәгатьләрендә энергетика тармагы эшчәннәренең хезмәтен аеруча тоябыз. Объектларда җылылык тәэмин итү дә азмы-күпме аларның хезмәтенә бәйле ирешелә. Җылыту системасы электр приборына корылган йортларда гына түгел, газ ягулыгында эшләтелүче яңа төр казаннар да җылыны электр насосы ярдәмендә циркуляцияли. Сер түгел, теге яки бу сәбәп белән берничә минут ут сүнеп т орса, хәзер энергетикларга шалтыратабыз. Халык тарафыннан кадер-хөрмәт зур бу тармак ияләренә.
Алар үзләренең бәйрәмен Җирнең төньяк ярымшарында иң кыска көнне билгели 1988 елдан соң энергетиклар көне декабрьнең өченче якшәмбесендә билгеләнә иде. Ә соңгы берничә елда бу бәйрәм 1920 елда башлангыч алган көненә—22 декабрьгә кире кайтты. Бу көнне БДБнең аерым илләрендә дә билгелиләр.
Зәбир Карам улы Сәрвәртдинов җитәкләгән “Сельэнерго” җәмгыяте 1455,17 километр гомум озынлыкта электр линияләрен хезмәтләндерә. Моның 662,65 километры 10 киловольт көчәнешендәге продукцияне транспортлый, ә 792,52 километры 0,4 киловольт көчәнешендәге электр энергиясен тиешле урыннарга җиткерә. Бүген район буенч тугыз меңгә якын йорт электр челтәренә тоташкан. Шулай ук 262 оешма-предприятие электр хуҗалыгы хезмәтеннән файдалана. Юридик берәмлекләр исәбендә генә дә кулланылган электр электр энергиясен исәпли торган приборлар саны 1400дән артык.
Календарьда бәйрәм көне булуга карамастан, энергетика тармагында хезмәт салган кемнәргәдер бу көнне эш өстендә үткәрергә туры килә. Чөнки заман яңа стандартлар куя. Урыннарда электр чыбыклары изоляцияле линияләргә алыштырасы, кайдадыр капиталь ремонт үткәрәсе бар. Бүген мастер Илдус Әхмәдиев җитәкләгән бригада эшчеләре Иске Тимкә авылында электр линияләрен яңырту эшләре белән мәшгуль. Илдус Сафин кул астында эшләүче монт ерлар бригадасы Иске Тушкыр авылында шушы ук эшләрне башкара. Ә Илдус Хөсәенов җитәкчелегендәге бригада эшчеләре Мишкә авылының яңа микрорайонына электр линиясе үткәрү белән шөгыльләнә. Шулай ук район үзәгендә иллюминация, гирляндалар урнаштыру эшләре дә энергетикларга йөкләтелгән.
Агымдагы елның унбер аенда “Сельэнерго” җәмгыяте эшчеләре 105614 мең сумлык эш башкарган. Предприятие эшчеләре барлыгы 24,35 километр озынлыкта 10 киловольт көчәнештәге электр линияләренә капиталь ремонт үткәрде. Шулай ук 9,52 километр озынлыкта шушы ук типтагы линияләрне инвестицион программа буенча яңарттылар. Монысы изоляцияле линияләр. Ә 0,4 киловольт электр энергиясе линияләрен ремонтлау фронтында башкарылган эш күләме 6,49 километр тәшкил итә. Көндәшле, Богдан авылларында инвестицион программа буенча 13,75 километр гомум озынлыкта 0,4 киловольт көчәнештәге электр линияләрен яңартканнар. Шулай ук 13 урында трансформатор подстанцияләре алыштырылган.
Ирешелгәннәр район Хакимиятенең, республика җитәкчелегенең дә энергетика тармагын үстерү турында хәстәрлек нәтиҗәсе. Электр линияләрен яңҗа технологияләргә ярашлы итеп яңарту ћәм капиталь ремонт эшләре алдагы көннәрдә дә алып барылыр. Тармак эшчеләре халыкның көнкүреш дәрәҗәсен яхшырту юнәлешендә әлеге кебек тырышса, кичләребез — караңгы, өйләребез салкын булмас.
Читайте нас: