Барлык яңалыклар
Район сулышы
25 ноябрь 2017, 21:38

Балтачлыларның РФ Дәүләт думасы депутатына сорау юллау мөмкинлеге бар

29 ноябрь көнне балтачлыларны РФ Дәүләт думасы депутаты Фәрит Ганиев кабул итәчәк.


29 ноябрь көнне балтачлылар Русия Федерациясе Дәүләт думасы депутаты Фәрит Гөлүс улы Ганиевка сораулар белән мөрәҗәгать итә ала. Бу көнне11.00 -- 12.30 сәгатьләрдә депутат Балтач район Хакимияте административ бинасында гражданнарны кабул итәчәк.


Депутатка сорау белән мөрәҗәгать итәргә теләүчеләргә (34753) 2-00-57 телефонына шалтыратып, кабул ителүгә алдан язылырга кирәк..