Барлык яңалыклар
Район сулышы
24 ноябрь 2017, 17:20

Бәйрәм тантанасында аналарны хөрмәтләделәр

Бүген район Хакимиятенең ЗАГС бүлеге залында Ана көненә багышланган тантана үтте.

Календарьда Хатын- кызны хөрмәтләүгә багышланган ике бәйрәм бар. Аның берсе Халыкара хатын-кызлар көне булса, икенчесе Ана көне. Соңгысы аеруча әһәмияткә ия бәйрәм. Чөнки сөйләшергә һәм дөньяда үзебезнең барлыгыбызны тоярга “ана”сүзе аркылы өйрәнәбез бит. Әлеге сүздә ярату һәм өмет, көч һәм илһам, яктылык, җылылык һәм ямь бар. Авырлыклар алдында баш имәскә өйрәтеп Ана сөюе безне көчле итә, уңышларга ирешү ышанычы уята.
Районда Ана көне уңаеннан үткән тантанада район Хакимимяте башлыгы Илгиз Субушев:
—Гаиләдә бала тәрбияләүдә әти кешенең дә катнашлыгы булуга карамастан, әни балага якынрак булып кала. Баланы тәрбияләү бурычы анага күбрәк йөкләтелгәнгә күрә шушы вазифаны үтәгәндә ул үз җылысын күбрәк өлшкәнгә күрә шулайдыр бу. Аналарның җәмгыятьтәге ролен бәһалап бетергесез. Районыбыз үсешендә һәр ананың лаеклы өлеше бар. Күпләрегез районыбызның төрле тармакларында хезмәт салып лаеклы ялган илаһи затлар, арагызда хезмәт яшендәгеләр дә бар. Шул ук вакытта районыбыз оешма, предприятиеләрендә сез гомер бүләк иткән элекке балалар эшли, —диде, бәйрәм хуҗаларын тәбрикләп.
Бәйрәм кичәсе тантананы алып баручы Алсу Әхмхтсафиева һәм Гөлфия Шәисламованың Ана һәм Бала турында риваять сөйләүдән башланды.
Чынлап та һәр ананың шәхси тормышы риваятькә тиң. Ана булу бер дәвердә дә җиңел булмаган бит. Бәйрәмгә чакырылганнар арасында районыбызның “кендек әбисе” булып танылган Җәмгыя Хәмәтова, Богдан аваылыннан ун бала анасы, Совет чорында ук районыбызда “Герой ана” буларак билгеле Нәкыя Гыйләҗева, “ак әби” буларак танылган хезмәт ветераны Зоя Әмирҗанова, Әнисә Хәйруллина, бүгенге заман герой-аналары: “Аана даны” медале ияләре Миләүшә Сәргалиева һәм Ләйсән Бәдриевалар бар иде.
Район Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвес Рәхимов билгеләвенчә, тормышны матурлаучы әниләр тирән ихтирам белән баш июгә, мәңгелек мәхәббәткә һәм иң олы хөрмәткә лаеклы. Хатын-кызларның күпчелеге эшкә дә, балалар тәрбияләргә дә өлгерә.
Тантанага чакырылучыларның барысы да бәйрәмгә карата хис-тойгылары белән уртаклашты.
Әйткәнемчә, Ана булу бер дәвердә дә җиңел түгел. Бу заманда да ана буларак герой булып танылган илаһи затларыбыз җитәрлек. Республикабызда “Ана даны” медале булдырылган 1998 елдан башлап районыбыздан биш һам аннан күбрәк бала тәрбияләгән 90 хатын-кыз шушы бүләккә лаек булган.
Хатын-кызларга багышланган бәйрәмдә, әлбәттә, әле маҗаралар дөньясы, әле татулык үрнәге булып исәпләнгән килен һәм каенана турында да сүз барды.
Тантанада 50 ел бергә парлы гомер кичергән дүрт гаилә хөрмәтләнде. Начар авылыннан Фәүзинә һәм Рәис Гыйльманшиннарга, Түбән Сикияздан Зөһрә һәм Радик Сәләховларга, Көмьязыдан Нәкыя һәм Рубин Нуртдиновларга, Иске Балтачтан Сәвия һәм Фәрит Сафиуллиннарга Башкортстан Республикасы Президенты Рөстәм Хәмитовның тәбрикләмәсе һәм истәлекле бүләк тапшырылды. Шулай ук быел районыбызда туган 150нче бала анасы, Көмьязы авылыннан Айггөл Әхкамова да тантанада хәрмәтләнде.
Бәөрәм хуҗаларына район мәдәният сараеның Камилә Халикова җитәкләгән „Рәйхан” төркеме, балалар сәнгать мәктәбенең Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хәмәева җитәкләгән„Кыңгыраулар” төркеме, район мәдәният сарае хезмәткәре Гөлназ Шәрифуллина, Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Әнисә Хәйруллина җырлар бүләк итте.


Читайте нас: