Барлык яңалыклар
Район сулышы
7 ноябрь 2017, 14:39

Балтачлылар бөек датаны искә алды

Балтач район үзәк китапханәсендә Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100 еллыгына багышланган тантана үтте.

Аек акыл йөрткән һәркем Бөек Октябрь социалистик революциясенә карата уңай карашта. Моннан йөз ел элек бу көнне ил күләмендә җитди борылыш ясалмаса, Русия(арытабан СССР) супердержава булып үсешә алыр идеме икән?


Бүген үзәк район китапханәсендә Бөек Октябрь социалистик революциясенең 100 еллына багышлап үткәрелгән тантанда бу фикер күп тапкыр яңгырады.


Тантанага килүчеләрне КПРФ сәяси партиясенең урындагы оешмасы секретаре Рифат Сафин, сугыш һәм хезмәт ветераннарының район советы рәисе Гали Сәрвәртдинов, район Советы секретаре Рәсих Акберов, район Советы рәисе Рөстәм Вәлиев тәбрикләделәр.


--Бүгенге тантанада катнашучыларның күпчелеге кайчандыр коммунистик идеяләрне тормышка ашыру юнәлешендә армый-талмый эшләгән катлам вәкилләре. Коммунистлар партиясенең алдагы көннәрдә дә яңа идеяләре туып торсын һәм алар илебезне үстерүгә юнәлеш бирсен,-- диде Рөстәм Вәлиев, тантанада ясаган чыгышында.


Шулай ук хезмәт ветераннары Хатип Сираев, Риф Хөснуллин бу көнгә карата фикерләрен белдерделәр.


Тантана барышында берничә хезмәт ветераныны "Сугыш чоры балалары" медале тапшырылды.


Тантанада катнашучылар Иске Балтач авылы элекке ПМК конторасы алдындагы В.И.Ленин бюстын район үзәгенең җанлырак урынына күчерү турында мөрәҗәгать белән чыкты.


Бәйрәм тантансында катнашучыларга район сәнгать мәктәбе хезмәткәре Руслан Халиков җыр бүләк итте.


Үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре әзерләгән ""Октябрь революциясе:тарих битләре" дип аталган күргәзмә белән танышу мөмкинлеге дә бар иде.



Читайте нас: