Балтач таңнары
+4 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Район сулышы
3 Ноября 2017, 06:42
Балтачта светофор эшли башлады
Бүген иртән Иске Балтачның Энергетиклар һәм Совет урамнары кисешкән чатлыкта светофор эшли башлады.
Бүген иртән Иске Балтачның Энергетиклар һәм Совет урамнары кисешкән чатлыкта светофор эшли башлады
.
Хәрәкәтне көйләү корылмасы әлегә тест режмында гына эшли.
Монтажлау эшләрен башкарган, башкаланың "Адонис” җәмгыяте хезмәткәрләре белдерүенчә, светофор өч көн дәвамында тест режимында эшләтелергә, ягъни “обкатка” үтәргә тиеш икән. Урындагы халыкның яңалыкка күнегүе өчен дә кирәк бу.
Светофор әлеге вакытта сары төс сүнеп кабына торган режимга көйләнгән. “Кызыл, сары, яшел режимын кабызып караган идек, урындагы автоһәвәскәрләр светофорның “кызыл” сигнал таләбен үтәмәгәч, сары төс сүнеп кабыну режимна күчердек. Авария сәбәпчесе буласыбыз килми. Ә автотрассадан хәрәкәт иткән чит төбәк водительләре “кызыл” сигналга да туктый. Беренче чиратта, урындагы автоһәвәскәрләрнең юлдагы хәрәкәт культурасын күтәрәсе бар,”—диләр “Адонис” җәмгыяте белгечләре, беркадәр борчылу белдереп.
Светофор эшли. Инде аңа кайсы сәгатьләрдә даими режим, кайсы сәгатьләрдә сары төс сүнеп кабынып эшләү режимын тәэмин итү программасын урнаштырасы гына калган.
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"