Барлык яңалыклар
Район сулышы
26 октябрь 2017, 13:49

„Такыя тавы чишмәсе” авылга „якынайды”

Иске Янбай авылының Такыя тавына сыенып аккан чишмә халык телендә шушы тау исемен йөртә. Ике ел элек „Реаль эшләр” проекты чикләрендә күзәнәккә кулча төшереп чишмәгә япма эшләгәннәр иде. Быел, республика Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгы программасы чикләрендә, „Башнефть” компаниясе финанславында чишмә кабат төзекләндерелде, 70 (!) метрга авылга якынайтылды!

Иске Янбай җирле биләмә башлыгы Рәзиф Ахунов сөйли:
—1985 елда Бәләбәй шәһәренднәге авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем. Уку елларымда бу район җирлегендәге чишмәләрнең төзеклегенә сокланып йөргәнем хәтердә. Тау битеннән ургылып чыгып агып яткан күзәнәкне торба ярдәмендә сузып авылга якынайту хыялы белән яшәдем. Быел, ниһаять, шул хыялым „Такыя тау чишмәсе” мисалында чынга ашты!
Төп эшне районның „Агропродукт” җәмгыяте эшчәннәре башкарган. Ренат Хәйруллин җитәкчелегендәге ир-егетләр чишмә төзекләндерүдә тәҗрибәлеләр. Бер ай элек шушы ук җирлекнең Уразай авылындагы „Мөнәвәрә чишмәсе” дә нәкъ алар катнашлыгында төзекләндерелде.
„Такыя тавы чишмәсе”нең күзәнәге тауның урта өлешендә урнашуы чәй суына юлланган янбайлыларга уңайсызрак иде. Ә хәзер чишмә суы тауның аскы өлешенә төшерелгән. Моның өчен төп күзәнәктән экскаватор ярдәмендә казып пластмасс торба сузганнар һәм көмеш су тау астына урнаштырылган кулчага агып төшә.
Яңартылган чишмә матурлап төзекләндерелгән. Чишмә япма астына алынган. Әйләнәсе заманча материалдан рәшәткәләнгән. Чишмәнең эчке мәйданчыгына табигый таш түшәлгән, янәшәсенә өстәл һәм эскәмияләр куелган чатыр урнаштырылган. Су алырга бизәкле чиләк эләргә, чишмәнең рәшәткәсе буена чүп-чар салырга тимер контейнер куярга да онытмаган төзекләндерүчеләр.
—Йортында коесы булган кешеләр дә чәй суына бирегә килә. Суы тәмле. Бактериологик һәм химик анализ нәтиҗәләре СанПин таләпләренә җавап бирә, эчәргә яраклы дип табылды, — ди урындагы җирлек башлыгы Рәзиф Мөбәрәкҗан улы.
Тагын да матур хыяллар, планнар белән яши янбайлылар. Авылларында инициативалы, һәр башлангычка теләп кушылган кешеләр бар.
Читайте нас: