Барлык яңалыклар
Район сулышы
24 октябрь 2017, 18:11

Кулланучылар кооперациясе оешмалары вәкилләре Балтачка киңәшмәгә җыелды

Районның “Радуга” кулланучылар җәмгыяте базасында агымдагы елның тугыз аендагы хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын барлауга багышланган республика зона киңәшмәсе үтте. Аның эшендә Башпотребсоюз аппараты эшчеләре, унбиш районның кооператив оешмалары тармаклары җитәкчеләре һәм җаваплы белгечләре катнашты.

Районның “Радуга” кулланучылар җәмгыяте базасында агымдагы елның тугыз аендагы хуҗалык эшчәнлеге йомгакларын барлауга багышланган республика зона киңәшмәсе үтте.
Аның эшендә Башпотребсоюз аппараты эшчеләре, унбиш районның кооператив оешмалары тармаклары җитәкчеләре һәм җаваплы белгечләре катнашты.
Тәүдә киңәшмәдә катнашучылар “Радуга” кулланучылар җәмгыятенең Иске Балтач авылындагы объектларына юлландылар. Җәмгыять Советы рәисе Гөлфидә Хәмәтҗанова озатуында “Гриль” кабымханәсендә, “Кулинария” магазинында, “Универмаг”та булдылар. Биредәге эш шартлары, халыкка тәкъдим ителгән товарлар, продукция ассортименты белән таныштылар. Аннары хәзерләүләр конторасына юлландылар.
Бүгенге көндә әһәмиятен югалтмаган эшчәнлектәге эш барышы белән “Общепит” кулланучылар җәмгыяте идарәсе рәисе Гөнара Рәҗәпова таныштырды. Шәхси хуҗалыклардан артып калган авыл хуҗалыгы чималы, йон, тире, шулай ук дару үләннәре, гөмбә, җиләк-җимеш һәм башкалар, икенчел чимал җыю эше җайга салынган Балтачта. Бүген биредә 13 төр буенча хәзерләүләр алып барыла. Халык, оешмалар белән көндәлек бәйләнештә эшләү генә яхшы нәтиҗә бирә, ди тармакта көч салучылар.
Производство цехларында да булды киңәшмәдә катнашучылар. Икмәк һәм кондитер, ит чималын кабул итү һәм эшкәртү, ит ярымфабрикатлары цехларында үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр, үз продукцияне тәмләп карадылар.
Цехларда эшләгән яшьләр дә игътибардан читтә калмады. Алар — районда урнашкан төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында белем алучы егет һәм кызлар. Колледжда алган теоретик белемнәрен биредәге остазлары кулы астында практикада ныгыталар.
Бүген балтачлылар норматив документлар таләпләренә җавап биргән икмәк һәм икмәк-булка, кондитер әйберләренең, ярымфабрикатлар, пилмәннең 70тән артык төрен җитештереп сатуга чыгара. Тәмле, натураль һәм теләгән кеше сатып алырлык бәяләргә продукция җитештерә беләләр.
Икенче санлы көндәлек кирәк-ярак товарлары магазины бүген зур конкурентлык шартларында эшли. Адым саен ачылган супермаркетлар товар әйләнешенә сизелерлек йогынты ясый. Югалтуларны киметү өчен атнаның билгеләнгән көннәрендә сатучылар җиде авылга күчмә сәүдә белән чыгалар, халыкка үз продукцияне тәкъдим итәләр.
Магазин эшчәнлеге белән танышкан арада киңәшмәдә катнашучылар балтачлылар продукциясен теләп сатып алдылар.
Объектлардагы эш барышын караганнан соң район Хакимияте бинасында киңәшмәнең пленар өлеше үтте. Елның узган чорында башкарылган эшкә анализ ясалды, алга бурычлар билгеләнде.
Әлбәттә, уңышка ирешү өчен инициатива, сизгерлек, җәмгыятьнең бердәмлеге кирәк. Балтачлыларда болар барысы да бар. Чөнки авыл җирендә яшәгән халыкка күрсәтелгән хезмәтләр төрен киңәйтүне эшләренең өстенлекле бурычы итеп билгели алар.
Читайте нас: