Район үзәге “Кояшкай” балалар бакчасы янында парковка мәйданчыгы барлыкка киләчәк.
Аэродромная урамының бу өлешендә юлны киңәйттеләр. Мәйданчыкның өслеген булдырасылары гына калды.
Биредә парковка мәйданчыгы күптән кирәк иде. Чөнки ирәнге сәгатьләрдә балаларын бакчага китергән ата –аналарның автомашиналары юл буйлап тезелә. Кичке сәгатьләрдә дә шул ук күренеш. Биредә парковка мәйданчыгы булмавы автотранспорт хәрәкәтенә кыенлыклар тудыра иде.