Барлык яңалыклар
Район сулышы
13 октябрь 2017, 18:21

Газ ягулыгын хәвефсез файдалану айлыгы бара

Бүген район Хакимиятендә көнкүрештә газ корылмаларын хәвефсез файдалану мәсьәләләре тикшерелгән киңәшмә үтте.

Табигый газ агулы түгел. Белгечләр билгеләвенчә, аның белән агуланырга түгел, бары тик тончыгырга мөмкин. Ләкин газ ягулыгын файдалану кагыйдәләрен үтәмәгәндә, ул күңелсез хәлләргә дә сәбәпче була ала. Чөнки вентиляция корылмалары булмаганлыктан яки дөрес файдаланмаганлыктан, ис газы белән агуланып, кешеләр гомере өзелү очраклары булгалап тора. Шунысы куанычлы, торакларны җылытуның үткән сезонында һәм яңы чор башланган мәлне күңелсез мондый фактлар теркәлмәде.
Көнкүрештә газ ягулыгын арытабан да хәвефсез файдалануны пропагандалау һәм тәэмин итү максатында “Газпромгазраспределение Уфа” җәмгыяте яз һәм көз айларында максатчан айлык оештыра. Республикада газ ягулыгын хәвефсез файдалануны пропагандалау айлыгы 1 октябрь көнендә башланды. Айлык торакларны җылыту сезоны башланган һәм тәмамланган мәлне көнкүрештә газ ягулыгын хәвефсез файдалану кагыйдәләрен халыкка кабат искәртү уңаеннан оештырыла.
Бүген район Хакимиятендә көнкүрештә газ корылмаларын хәвефсез файдалану мәсьәләләре тикшерелгән киңәшмә үтте. Анда газ хуҗалыгы белгечләре, оешма-предприятиеләр, „Коммуналь хуҗалыгы” идарә компаниясе, күпфатирлы йортлар җаваплы вәкилләре „Газпромраспределение Уфа” җәмгыяте Бөре филиалының кадрлар әзерләү һәм газдан хәвефсез файдалануны пропагандалу буенча җаваплы белгече Рафаэль Бигаев катнаштылар, производство-техник бүлеге инженеры Алексей Яшпаев катнаштылар.
Район Хакимияте башлыгы урынбасары Шамил Әхмәдуллин билгеләвенчә, торакларны җылытиу сезонының үткәнендә район үзәгенең күпфатирлы 6 йортында вентиляция корылмалары ягыннан кимчелек булган. Бүгенгә бу проблема хәл ителгән. Көнкүрештә газны хәвефсез файдалануны тәэмин итү белән беррәттән, газүткәргечләр, газ бүлү станцияләре пунктлары тирәсендә саклау зоналаларына карата таләпләр турында да әйтелде. Сүз дә юк, газүткәргеч тирәсендә беркемнең дә, тармакны хезмәтләндерүче оешма белән килешми торып, җир казу эшләре башкарырга хокукы юк. Ә газ үткәрүчеләрнең юл хуҗалыгы хезмәткәрләре белән килешми торып юл аша үткәргеч салырга хокукы бармы? Район юл төзү һәр ремонтлау идарәсе начальнигы Эмиль Гарифуллин белгечләргә шушы сорауны бирде. Түбән Карышта бер йортка газүткәргеч салганда подрядчы оешма авыл урамындагы юлга зыян китергән икән.
Киңәшмәдә мондый эшләрнең барысы да килешеп эшләнергә тиешлегенә басым ясалды.
.
Читайте нас: