Барлык яңалыклар
Район сулышы
11 октябрь 2017, 10:00

Башкортстанның дәүләт бәйрәме уңаеннан

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев балтачлыларны Республика көне уңаеннан котлады.


Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев балтачлыларны Республика көне уңаеннан котлады.


Хөрмәтле райондашлар! Сезне чын күңелдән Башкортстанның дәүләт бәйрәме – Республика көне белән котлыйм.
Башкортстан– илнең бай, үсеш алган төбәкләренең берсе. Шулай ук бай тарихы, хезмәт сөючән халкы —Башкортстаныбызның төп горурлыгы. Дуслык һәм үзара аңлашу, һәрнәрсәгә кайгыртучанлык, туган җиргә мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт – болар барысы да күпмилләтле республикабызда тотрыклылык сакларга ярдәм итә. Башкортстаныбыз, күпмилләтле башка төбәкләр сафында социаль-икътисади һәм сәя¬си үзгәртеп корулар юлыннан атлый. Республикабызның үсешен һәм чәчәк атуын тәэмин итүгә юнәлдерелгән эшләрдә балтачлыларның да лаеклы өлеше бар. Районыбызда республика һәм муниципаль программалар һәм проектлар тормышка ашырыла. Республика һәм районыбыз иминлеге өчен көчен һәм бар булмышын салган балтачлыларга ихлас рәхмәтемне җиткерәм.
Киләчәктә дә эшләребезнең уң булачагына, райондашларыбызның Башкортстан хакына тагын да тырышып, җаваплылык тоеп эшләячәкләренә ышанам.
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, иртәгесе көнгә ышаныч һәм туган ягыбыз иминлеге өчен барлык эшләрегездә уңышлар, Башкортстаныбызга һәм Балтачыбызга якты киләчәк телим!


Читайте нас: