Район Хакимияте Илгиз Субушев Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан узаман балтачлыларга котлау сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
—Хөрмәтле ветеран райондашлар! Халыкара өлкәннәр көне олы яшьтәге кешеләрне берләштерүче, аларның рухи кыйммәтләрне ныгытуга, гореф-гадәтләрне саклауга керткән өлешен искәртеп торучы бәйрәм ул.
Бүген без сезнең тормыш тәҗрибәгез алдында баш иябез. Шул ук вакытта өлкәннәр безнең кайгыртуга һәм игътибарга мохтаҗ. Сезнең алдагы җаваплылыкның нинди зур булуын яхшы аңлыйбыз.
Бәйрәм белән котлап, районыбызның барча өлкән буын вәкилләренә фидакарь хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре, зирәклекләре белән ихлас уртаклашулары өчен рәхмәт белдерәм.
Яраткан балаларыгыз һәм оныкларыгыз, кайгыртучан туганнарыгыз һәм дусларыгыз яннарыгыздан аерылмасын. Сәламәт булыгыз, куанычларга тулы озын гомер кичерүегезне, гаиләләрегезгә иминлек телим.!