—Халыкара өлкәннәр көне олы яшьтәге кешеләрне берләштерүче, аларның рухи кыйммәтләрне, гореф-гадәтләрне саклауга керткән өлешен искәртеп торучы бәйрәм. Бүген без аларның тормыш тәҗрибәсе алдында баш иябез. Шул ук вакытта өлкән кешеләр безнең кайгырту һәм игътибарга мохтаҗ. Без алар каршындагы җаваплылыкның нинди зур булуын аңлыйбыз. Сезнең күңел юмартлыгы, яхшылык һәм ачык йөзегез безнең өчен һәрчак үрнәк булып калыр,—диде район җитәкчесе тантана хуҗалары алдында ясаган чыгышында.