Барлык яңалыклар
Район сулышы
28 сентябрь 2017, 17:00

Асфальт юл урамга төс бирә

Иске Балтач авылы “Аэропорт” микрорайонының, язгы-көзге пычракларда тирән эзләр ярылып яткан, Көньяк урамы өлеше бу көннәрдә танымаслык булып үзгәрде.


Юлларның сыйфатына зарланучылар бихисап булса да, районда бу юнәлештә һәр елны эшләр башкарылып тора.
Әлбәттә, бар тарафта да юлсызлык проблемасын берьюлы хәл итеп булмый. Быел, мәсәлән, район юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчеләре тырышлыгы белән район үзәгенең Коммунистлар, 8 март урамнары юлларына асфальт җәелде.
Иске Балтачта күптән түгел барлыкка килгән “Аэропорт” микрорайонының, язгы-көзге пычракларда тирән эзләр ярылып яткан, Көньяк урамы өлеше дә бу көннәрдә танымаслык булып үзгәрде.
Район юл төзү һәм ремонтлау идарәсенең юл мастеры Ридаль Хафизов җитәкчелегендә эшләүче Данис Камалов, Илнур Рамазанов, Эльвир Суфияров, Фәһим Маликов, Өлфәт Әхметшин, Фәнил Садретдинов, Рәҗәп Нургалиев, Фәргат Ибраһимов, Рамил Гыйлмияров, Флүр Ямалетдинов, Илдус Шәйнуровлар әлеге вакытта шушы урам юлында каты өслек булдыру белән шөгыльләнәләр.
—Һава шартлары тоткарлык тудырмаса, эшне ике-өч көннән төгәлләячәкбез. Яхшы сыйфатлы юл бу төбәктә яшәүчеләр өчен Республика көненә зур бүләк булачак,—ди мастер Ридаль Хафизов, эшнең кызу темпта баруын билгеләп.
Район үзәге микрорайоннарын тоташтырган шушы юл төзелеше моннан ике ел чамасы элек башланган иде. Быел идарә эшчеләре асфальтланачак юлның нигезен ныгытты. Ком, вак таш түшәделәр.
Комаров урамы чатлыгыннан алып Уфа-Пермь автотрассасына тоташкан урынга кадәр урам юлының озынлыгы 430 метр. Бу сөенечне якын-тирә микрорайоннарда яшәүчеләр күптәннән көтте. Чынлап та, халыкка уңайлыклар булдыру юнәлешендә бу юлның әһәмияте зур. Бердән, микрорайоннан микрорайонга кыскарак юлдан йөрү мөмкинлеге туса. Параллель урнашкан урамнарда автотранспортның тыгыз хәрәкәтен бушатырга да булышлык итәр бу юл.
Читайте нас: