Барлык яңалыклар
Район сулышы
1 сентябрь 2017, 16:19

Балтач халкы Корбан Гаетен бәйрәм итә

Район үзәге Иске Балтач авылының ”Үзәк” мәчетендә иртәнге сәгатьтән Коръән укылды, бөтен илебез,халкыбыз,районыбызга дога кылынды,ахирәткә күчкәннәр искә алынды,вәгазь,үгет-нәсыйхат кылынды.

Ислам Диненең Бөек Хаҗ тәмамлануга бәйле билгеләнгән иң зур бәйрәмнәренең берсе Корбан ГаетеБалтач районында киң билгеләнә.
Район үзәге Иске Балтач авылының ”Үзәк” мәчетендә иртәнге сәгатьтән Коръән укылды, бөтен илебез,халкыбыз,районыбызга дога кылынды,ахирәткә күчкәннәр искә алынды,вәгазь,үгет-нәсыйхат кылынды.
Мәчетне ңимам-хатыйбы Филүс хәзрәт белдерүенчә, өч мөселман кеше корбан чалып,корбанлыкларын мәчеткә тапшырган.Районыбыз эшкуарлары азык-төлек белән ярдәм иткәннәр. Райондагы үзбәк милләтеннән булган хәзрәтләр җиләк-җимеш биргәннәр.
Бүген,15.00 сәгатьтә “Үзәк” мәчеттә ачык һава астындаказанда пылау пешереләчәк һәм барлык теләүчеләр пылаудан авыз итәчәк.
Рәхим итегез.
Читайте нас: