Авылларда кичләрен мәдәният йортлары, клублар ишекләре ачыламы?
Хәер, мәдәният учаклары ишекләре ачылып та ул буш торса, ни файда. Кичләр яме авылда яшәүчеләрнең үзләреннән тора. Төпкелдәге Магашлы –Алмантай авылы халкы менә ничек күңелле яши.
Шушы көннәрдә авыл клубында "Кушталтена мо, йолташ!"(Биеп җибәрик, дускаем!) дип аталган дискотека оештырганнар.