Барлык яңалыклар
Район сулышы
10 июль 2017, 12:28

Балтач яшьләре “Яшьләр бәйрәме”н билгеләде

Балтач яшьләре узган шимбәдә иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе - “Яшьләр бәйрәме”н билгеләп үтте.

Балтач яшьләре узган шимбәдә иң көтеп алынган бәйрәмнәрнең берсе - “Яшьләр бәйрәме”н билгеләп үтте.
Бәйрәм чаралары, гадәттәгечә, мәктәп укучылары арасында спорт ярышларыннан башланып, кичке сәгатьтә Сабантуй мәйданында дәвам итте. Бәйрәмгә килүчеләрнең милли спорт төрләрендә катнашып бүләк алу мөмкинлеге дә бар иде.
Чараның беренче өлешендә район яшьләрен Дәүләт җыелешы—Корылтай депутаты Фәнил Таепов сәламләде. Бәйрәмнең икенче өлешендә район Хакиммияте башлыгы Илгиз Субушев районда яшьләр сәясәтен тормышка ашыруда нәтиҗәле эшләгән бер төркем хезмәткәрләргә Башкортстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт, туризм министрлыгы, район Хакимияте Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.
Бу кичтә балтачлылар, кунаклар үзешчән сәнгать осталары, популяр җырчы, автор-башкаручы “Туган тел” каналы телеканалы тапшыруларын алып баручы Лилиана Ирназарова концертына тамаша кылды.
Бәйрәм ахырында бәйрәм күген фейерверк нурлады.
Читайте нас: