Барлык яңалыклар
Район сулышы
9 июль 2017, 01:03

Бәйрәм үтәсе мәйдан күген Слават күпере нурлады

Ә төн уртасында фейерверк нурлаячак.

Ә төн уртасында фейерверк нурлаячак.


Кичкә табан яңгыр явуы бәйрәм көткән яшьләрнең кәефен беркадәр төшерде. Бәйрәмне тагын да кичектерерләрмикән ни, дип тә хафаланды кайберәүләр. Икенчеләр, яңгыр яву сәбәпле, бәйрәм район мәдәният саренда үтәчәк икән, дигән буш сүз таратты.


Әйе, бүген янә яңгыр яуды. Бәйрәм чараларын, һава шартлары тотрыксызлыгына бәйле, ике тапкыр кичектерделәр. Ә кичектерүнең, бәйрәмне алып баручылар әйтмешли, уңай яклары да булды. Бәйрәм иртәрәк үткән булса, студентларның күпләре каникулга кайтырга өлермәгән булыр иде бит.


Яңгыр явып торгач, күпләр бүген бәйрәм үтәсе урынга барыргамы, юкмы дип икеләнеп калгандыр, мөгаен. Ә бәйрәм башланырга бер сәгать чамасы калганда, көньяк-көнбатыш ягыннан аязаю күренде. Кояш чыкты. Бәйрәм үтәсе мәйдан өстендә күкне Салават күпере нурлады. Яшьләр генә түгел, күңеле яшь өлкәннәр дә Сабантуй мәйданына ашыкты.


Бәйрәмгә килүчеләрне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев сәламләде. Яшьләр сәясәтен тормышка ашыру юнәлешендә нәтиҗәле эшләгән төрле тармак бер хезмәткәрләренә БР Яшләр эшләре, спорт, туризм министрлыгы һәм район Хакимиятенең Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды. Шулай ук район җитәкчесе Гаилә һәм тугрылык көне уңаеннан яңа гына "табадан төшкән" гаилә парларын тәбрикләде.


Бәйрәмдәгеләрнең спортны милли төрләрендә үзләренең көч, җитезлекләрен сынау, урындагы үзешчән сәнгать осталарының һәм популяр җырчы, автор башкаручы "Туган тел" телеканалы алып баручысы Лилиана Ирназарова концертына тамаша кылу мөмкинлеге бар иде.


(Бәйрәм фоторепортажы белән сайтыбызда алдагы көннәрдә танышырсыз).
Читайте нас: