Барлык яңалыклар
Район сулышы
8 июль 2017, 14:22

Район яшьләрен Дәүләт җыелышы--Корылтай депутаты сәләмләде

Бәйрәм уңаеннан чараларның беренче өлеше 11:00 сәгатьтә Иске Балтач авылы үзәк мәйданында башланды.

Мәгълүм булуынча, һава шартлары көйсезлегенә бәйле, районда Яшьләр көнендә планлаштырылган спорт, күңел ачу чаралары кичектерелгән иде.


Бәйрәм уңаеннан чараларның беренче өлеше бүген 10:30 сәгатьтә Иске Балтач авылы үзәк мәйданында башланды. Биредә район мәктәпләре яшь спортчылары алты төр спорт ярышлары буенча көч, җитезлеген сыный.


--Бәйгеләрдә район мәктәпләреннән унөч команда катнаша. Һәркемдә җиңүгә омтылыш,--диде район Хакимиятенең мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова, ярышларда катнашучыларга уңышлар теләп.


Район җитәкчелеге бүгенге яшьләргә зур өметләр баглый. Бу район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев чыгышында чагылды.


--Районыбызның хөрмәтле яшь буын вәкилләре! Барыгызны да киләчәктә районыбыз тормышында үз урынын тапкан һөнәрманнар итеп күрәсе килә. Максатларыгызны тормышка ашыруда уңышлар телим,-- диде ул, бәйрәмгә килгән мәктәп укучыларына мөрәҗәгать итеп. Бәйрәмдә катнашучыларны Дәүләт җыелышы--Корылтай депутаты Фәнил Таепов та сәламләде.


Бәйрәмнең спорт чараларына багышланган өлеше 4х200 форматында эстафета ярышларыннан башланып китте. Мәсәлән, Иске Балтач авылы икенче санлы урта мәктәбенең кызлар командасы эстафета дистанциясен 3,22 минут эчендә үтте. Нәтиҗәдә, алар җиңүче. Беренче санлы урта мәктәп командасы, иванайлылар икенче һәм өченче урыннарны яулады.


Егетләр арасында оештырылган эстафетада иванайлылар җитезрәк булып чыкты. Алар пьедесталның беренче баскычында. Район үзәгенең икенче санлы урта һәм Иске Уразай урта мәктәпләре командалары икенче һәм өченче урында.


Бәйрәмнең икенче өлеше кич район үзәге Сабантуй мәйданында дәвам итәчәк.


(Башка төр ярышлар нәтиҗәләре белән, мөмкинлекләргә карап, алдагы язмаларда таныштырырбыз).


Читайте нас: