Барлык яңалыклар
Район сулышы
6 июль 2017, 16:56

Район яшьләрен бәйрәмгә чакыралар

Бәйрәм 8 июль көнне Сабантуй калыпларына охшаш форматта үтәчәк.

Һава шартлары көйсезлегенә бәйле, район үзәгендә "Яшьләр көне"н үткәрү кичектерелгән иде. Бәйрәм 8 июль көнне Сабантуй калыпларына охшаш форматта үтәчәк.
Балалар һәм яшьләр арасында сәламәт яшәү образын пропагандалауга, милли гореф-гадәтләрне популярлаштыруга багышланган чара балалар арасында бәйгеләр үткәрүдән башлан. Программага ярашлы, 10.00 — 14.00 сәгатьләрдә балалар һәм үсмерләрнең спорт мәктәбе, район үзәге урта мәктәпләре, “Яшьлек” физкультура савыктыру комплексы базаларында мәктәп укучылары арасында 6 төр спорт буенча ярышлар оештыру каралган.


Арытабан бәйрәм район үзәге “Сабантуй мәйданы” нда дәвам итәчәк. 21:00-22:00 сәгатьләрдә яшьләргә миили спорт төрләрендә көчләрен һәм җитезлекләрен сынарга мөмкинлек бирәчәкләр.
Кич яшьләрне район җитәкчелеге белән очрашу көтә. 21.00 — 23.30 сәгатьләрдә район районыбыз икүтисадын социаль өлкәсен үстерүгә өлеш керткән яшьләрне тәбрикләү каралган. Шулай ук бәйрәм үзешчән сәнгать осталары концерты белән үрелеп барачак. Һәм, әлбәттә, дискотека.
Яшьләр Сабан туе ахырында төнге Балтач күген бәйрәм фейервергы нурлаячак.
Яшьләрне Сабантуй мәйданында көтәләр
Читайте нас: