Балтач таңнары
-22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район сулышы
30 июнь 2017, 11:32

Республика яшьләре Югары Яркәйдә форумга җыела

Бүген республика яшьләре Югары Яркәйдә „Башкортстан яшьләре дусларын җыя” дип аталган милләтара ачык форумга җыела.

Бүген республика яшьләре Югары Яркәйдә „Башкортстан яшьләре дусларын җыя” дип аталган милләтара ачык форумга җыела.
Чара кыр шартларында 2 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
Яшьләр мәдәният, спорт өлкәсендә үзләрен күрсәтәчәк. Форумда күрше төбәкләр вәкилләре катнашуы да көтелә.
„Башкортстан яшьләре дусларын җыйган” җирдә район Хакимиятенең Яшьләр эшләре комитеты рәисе Максим Ахтариев җитәкчелегендә балтачлылар да катнаша. Мәсәлән, Штәнде урта мәктәбе укучысы Гөлназ Вәлиева, укытучысы Фируза Фазылова җитәкчелегендә, үзе төзегән шәҗәрәне яклаячак.