Барлык яңалыклар
Район сулышы
3 июнь 2017, 19:23

Көне буе яңгыр яуды, күңелдәге бәйрәм рухы сынмады

Бүген район Сабан туенда балтачлыларны Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов сәламләде.

Авыллар халыкның күңелен, ничек эшли һәм ял итә белүен бары тик бер бәйрәм, ул да--Сабантуй ачып сала. Авыл тормышында язгы мәшәкатьләр тәмамлангач, Сабантуй һәр елны бәйрәм мохиты тудырып, төрле спорт уеннары, күңел ачу белән үзенә җәлеп итә.


Бүген иртәдән башлап яңгыр койды. Тик һава шартлары көйсезлеге балтачлыларның бәйрәм кәефен сүрелдермәде. Мәйданга күмәк халык ташкыны агылды.


Бәйрәм район җирлегендә яшәгән халыклар дуслыгын һәм игенче хезмәтенең үткәннәрен һәм бүгенгесен театрлаштырып сурәтләгән тамашадан башланып китте. Ә 2017 ел Сабан туе флагын күтәрү хокукын "Луч" җәмгыяте алдынгыларына бирделәр.


Тантананы ачып, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев авыл хуҗалыгы предприятиеләре язгы чорда 520 квадрат километр мәйданда чәчү эшләрен уңышлы башкарып чыгуын билгеләде һәм үзенең чыгышында үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларында нәтиҗәле эшләгән "Луч", "Россия", "Рассвет", "Мотор" җәмгыятьләрен, Куйбышев исемендәге кооперативын, "Дильмиев индивидуаль предприятиесе"н исемләп үтте. Балтач эшчәннәренең алдагы көннәрдә дә төбәгебезне үстерүгә лаеклы өлеш кертәчәгенә ышаныч белдерде


Сабан туеның дәрәҗәле кунагы--Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов балтачлыларны бәйрәм уңаеннан сәламләгән чыгышында:


--Балтач районының республикада беренчеләрдән булып язгы чәчүне төгәлләвенә шатмын. Алдагы көннәрдә дә район ышанычлы адымнар белән алга баруын телим. Ә республикадагы хәлләргә килгәндә, Башкортстан үзен ышанычлы тоя. Сәнагать үсеш ала. Бу елның биш аенда, үткән елның шул чорындагы күрсәткечләр белән чагыштырганда, салымнар буенча керем 12 процентка артты. Бу яхшы күрсәткеч. Нәтиҗәләр бездә ресурслар, акча барлыгын күрсәтә.Димәк, бездә планлаштырылган эшләрне тормышка ашыру мөмкинлеге бар. Бу социаль объектлар, юллар төзелешенә кагыла,--диде.


Бәйрәмдә алтын юбилеен билгеләгән гаилә дә тәбрикләнде. Республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов Иске Балтачтан Рәйсә һәм Гатуф Гайнановларга истәлекле бүләк тапшырды. Шулай ук районыбыздан яшь өч гаилә торак шартларын яхшыртуга билгеләнгән сертификатларга ия булды.


Район Сабан туенда "Иң матур авыл". "Үрнәкле йорт" конкурслары җиңүчеләрен дә билгеләделәр.


Һава шартлары көйсезлегенә бәйле,трассаның тайгак булуы сәбәпле, бәйрәмнең йөзек кашы булган--ат чабышын Сабан туен оештыручылар үткәрмәскә карар итте. Ә болай исә ярышларда катнашу өчен авыллардан егермегә якын чаптар алып килгәннәр иде. Моңардан тыш программага кертелгән барлык ярышлар да үзенең бәйгечеләрен тапты. Мәсәлән, милли көрәштә тәкәгә Илнур Гайнуллин ия булды.


Ә сәхнәдә концерт көне буена дәвам итте. Тамашачыларны, бәйрәмне алып баручылар әйтмешли, мәдәниятыбыз легендасы--РСФСРның, Башкортстанның, Татарстанның Халык артисты Фидан Гафаров, шулай ук Башкортстанның Халык артисты Азамат Гафаров һәм башка сәхнә йолдызлары сәламләде.

.



(2017 ел Сабан туе турында тулырак мәгълүмат белән "Балтач таңнары" гәзитенең киләсе атна сишәмбе санында танышырсыз)

Читайте нас: