Барлык яңалыклар
Район сулышы
1 июнь 2017, 14:49

Утырышта хәвефсезлек тәэмин итү мәсьәләләре каралды

Район үзәгендә үтәчәк Сабантуй көнендә полициянең 38 хезмәткәре җәмәгать тәртибе саклануын тәэмин итәчәк. Авыллардагы бәйрәм чараларында җәмәгать тәртибен саклау халык дружиналары әгъзаларына йөкләтелә. Шулай ике авыл җирлеге исәбенә полициянең бер хезмәткәре ярдәмгә җибәреләчәк. Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүгә республика ЮХИДИ полкыннан бер экипаж, шулай ук Аскын, Бөре,Тәтешле районнары ЮХИДИ инспекторлары ярдәмгә килүе көтелә.

Район үзәгендә үтәчәк Сабантуй көнендә полициянең 38 хезмәткәре җәмәгать тәртибе саклануын тәэмин итәчәк. Авыллардагы бәйрәм чараларында җәмәгать тәртибен саклау халык дружиналары әгъзаларына йөкләтелә. Шулай ике авыл җирлеге исәбенә полициянең бер хезмәткәре ярдәмгә җибәреләчәк. Юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүгә республика ЮХИДИ полкыннан бер экипаж, шулай ук Аскын, Бөре,Тәтешле районнары ЮХИДИ инспекторлары ярюәмгә килүе көтелә.


Балтач район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Андрей Самышев район Хакимияте каршындагы терроризмга каршы тору комиссиясе утырышында бәйрәм көннәрендә хәвефсезлек тәэмин итү мәсьәләләрен караганда шул хакта белдерде. Шулай ук ведомстводан тыш сак бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Рөстәм Сабиров билгеләвенчә, бу көннрдә бүлекчә хезмәткәрләре көчәйтелгән режимда эшләячәк. Районда яшәеш тэмин итү белән шөгыльләнүче биш предприятие бар. Хәвефсезлек күзлегеннән, аларда проблемалар юк. Үзәк район больницасы баш врачы урынбасары Рәмилә Сираҗетдинова информациясенә колак салганда, район үзәгендә Сабантуе барышында медицина персоналын берләштергән бер бригада бәйрәм мәйданында , бер бригада үзәк район больницасында эшләячәк. Ә авыллардагы бәйрәм чараларында, киәк булган очракта, медицина ярдәме күрсатү фельдшер-акушер пункты хезмәткәрләренә йөкләтелә.


Утырышта шулай ук "Сельэнерго" җәмгыяте директоры Зәбир Сәрвәртдинов, "Башинформсвяь"нең Балтач линия-монтаж участогы начальнигы Нәфис Сәетов, “Газ-сервис”җәмгыяте “Бөре-Газ” филиалының Балтач куллану хезмәте начальнигы Әлфрит Нәбиевларның информацияләре тыңланды.


Шушыу утырышта, район Хакимияте башлыгының 12 майдагы 549/05 санлы боерыгына ярашлы, район Хакимияте каршындагы терроризмга каршы тору комиссиясе составына үзгәрешләр кертелде.


Читайте нас: