Балтач таңнары
+4 °С
Ачык
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Район сулышы
1 июнь 2017, 19:27
Районда «Чиста яр буе» акциясе старт алды
Экология елы кысаларында бүген, Балтач район Хакимияте инициативасы белән, районда „Чиста яр буе” акциясе старт алды Акция барышында, өмәләр оештырылып, район территорясендәге оешма, предприятиеләр хезмәткәрләре тырышлыгы белән елга, күлләр ярлары төрле калдыклардан чистартылачак.
Экология елы кысаларында бүген, Балтач район Хакимияте инициативасы белән, районда „Чиста яр буе” акциясе старт алды. Акция барышында, өмәләр оештырылып, район территорясендәге оешма, предприятиеләр хезмәткәрләре тырышлыгы белән елга, күлләр ярлары төрле калдыклардан чистартылачак.
Район Хакимияте аппараты хезмәткәрләре үрнәк күрсәтеп, бүген көннең икенче яртысында акцияне башлап җибәрде. Экологик өмәдә утыздан артык хезмәткәр катнашты. Акциядә катнашучыларның күмәк тырышлыгы белән гидроузел төбәгендә, Танып елгасы агымының югары өлешендә ике гектардан артык мәйданда яр территориясе ял итүчеләр калдырган чүп-чар җыештырылып, егерме кубометрга якын калдыклар махсус полигонга урнаштырылды.
Инициатива күрсәтүчеләр, район үзәгенең барлык оешма, предприятиеләре хезмәткәрләрен, авыллар халкын халкын акциягә кушылырга чакыра. „Чиста яр буе” акциясе ике ай дәвам итәчәк.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши