Барлык яңалыклар
Район сулышы
29 Май 2017, 18:51

КАРГАЛЫ МӘЧЕТЕННӘН ОЗАКЛАМЫЙ АЗАН ТАВЫШЛАРЫ ЯҢГЫРАЯЧАК

Рамазан аеның икенче көнендә Каргалы авылында булганда бик матур күренешкә тап булдык. Бер төркем ир егетләр авылда яңа мәчет төзелеше барган төбәктә мәш килә. Бетон эшләре башкаралар. Динар Гыйльмияров, Фидан Әлетдинов, Рамил Шәрифгалиев, Нәфис Гыйлемшин объектның ишек алды баскычларын булдыру белән шөгыльләнәләр иде.

Авылдагы яңа мәчет бик матур булмакчы. Төзелештә барлык эшләрне дә диярлек исемләнгән ир егетләр башкарган. Бина агачтан. Каргалыдан Шөкшән авылына барган юл буендагы урамда урнашкан.
Мәчеттән Азан тавышлары яңгыраган көннәр җитәргә инде ерак калмаган. Объектның эчендә төзелеш, бизәү эшләре тәмамлану алдында. Әле башкарган бетон эшләрен тәмамлагач, төзүчеләрнең койма тотасы кала.
—Эшләгән саен объектны сафка кертү минутлары якынлаша бара,—диләр төзелеш эшләрендә кайнаган ир-егетләр.
Төзелеш иганәче Илфат-Хаҗи Шайбәков ярдәме белән дәвам итә. Объект нигезенең беренче ташын 2015 елда салган булганнар.
Иганәче махсус курслар үткән дин әһәле. Нефтекама шһәрендәге нефть чыгару предприятиеләренең берсендә бораулау ярдәмчесе булып эшли икән.
Төзүчеләр объектны Корбан бәйрәменә сафка кертергә исәп тота.
Читайте нас: