Барлык яңалыклар
Район сулышы
22 декабрь 2016, 12:20

БАЛТАЧТА СПОРТ, МӘДӘНИ ҺӘМ ЯЛ ИТҮ ЧАРАЛАРЫ

Районда Яңа ел бәйрәме һәм кышкы каникул көннәрендә төрле спорт, мәдәни һәм ял итү чараларын оештыру планлаштырыла.

Район мәдәният сараенда 1, 2, 3, 4нче гыйнвар көннәрендә 20.00 — 23.00 сәгатьләрдә 80нче, 90нчы, 2000нче еллар дискотекалары, 7 гыйнварда — „30ны узганнарга” кичәсе һәм дискотека, 8 гыйнварда „Бию дөньясында” дип аталган күңел ачу чаралары була.

Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең боз мәйданчыгы хоккей көярмәннәрен 1 гыйнварда — район командалары, 4 гыйнварда — Балтач районы һәм Дүртөйле шәһәре, 8 гыйнварда — Балтач һәм Борай, 14 гыйнварда Балтач һәм Калтасы районнары командалары арасында ярышларга чакыра.

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе 2 гыйнварда Көмьязы авылында ¬— „Кышкы уеннар”, район мәдәният сараеның спорт залында 5 гыйнварда — милли спорт төрләре буенча фестиваль, 8 гыйнварда — мәктәп укучылары арасында теннис, 13 гыйнварда — волейбол, 15 гыйнварда баскетбол турнирлары, 7 гыйнварда „Көньяк” микрорайоны башлангыч мәктәбендә — чаңгы, 12 гыйнварда 1нче урта мәктәптә шахмат буенча шәхси беренчелеккә ярышлар оештыра.
Барлык спорт чаралары да иртәнге 10.00 сәгатьтә башлана.

„Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексының боз мәйданчыгына 2017 елның 1 гыйнварыннан алып 8 гыйнварына кадәр 10.00 — 22.00 сәгатьләрдә тимераякларда шуарга рәхим итегез.

Шулай ук биредә һәм район мәдәният сарае спорт залында 4 һәм 6 гыйнвар көннәрендә 18.00 — 21.00 сәгатьләрдә оешма һәм предприятие командалары арасында А.Мәгъзүмов истәлегенә багышланган волейбол буенча район чемпионаты үтәчәк.

„Яшьлек”тә 6 гыйнварда — пауэрлифтинг, 7 гыйнварда йөзү буенча ярышлар 11.00 сәгатьтә башлана.

Балалар иҗаты үзәге һәм „Романтик” үсмерләр клубы педагоглары 2,3,4,5,6,7 гыйнвар көннәрендә балалар өчен викториналар, ачык һавада күңелле стартлар, уеннар оештырачак.

Үзәк район китапханәсе һәм район мәдәният сарае хезмәткәрләре 3 гыйнварда 12.00 сәгатьтә — әдәби викторинага, 6 гыйнварда 11.00 сәгатьтә интеллектуаль уенга чакыра.

Читайте нас: