Барлык яңалыклар
Район сулышы
21 декабрь 2016, 12:26

„Сельэнерго”лылар халыкка уңайлыклар тәэмин итә

Һәр елны 22 декабрьдә Энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгели. Район халкын һәм барлык төр учреждение, оешма, предприятиеләрне электр энергиясе белән тәэмин иткән „Сельэнерго” акционерлар җәмгыяте эшчәннәре аны матур күрсәткечләр белән каршылый.

Агымдагы сезонда „сельэнерголы”лар тырышлыгы белән 32 километр озынлыкта электрүткәргечләр яңартылган, 30 трансформатор яңага алыштырылган. Барлык электр приборына тикшерү үткәрелгән. Район үзәгенең „Көнбатыш”, „Кояшлы” микрорайоннарында 8,3 километр озынлыгында яңа линияләр, шулай ук Иске Балтачта электр үткәргечләрне бүлү пункты төзелгән. Соңгысының максаты — авария очракларын киметү. Подстанциядән килгән ике линия бу пунктта алты линиягә бүленә.



Уңганнар тырышлыгы күрсәткечләрдә дә чагылыш таба. Узган елның шушы чорына карата производство күләмен 18 процентка арттыруны тәэмин иткән алар. Аннан да бигрәк, үз эшләренең осталары эшләгән тармакта бәхетсезлек очракларына юл куелмаган, киләчәктә дә шулай дәвам итсен.


(„Сельэнерголылар” бүген нинди эшләр белән мәшгуль? Бу хакта тулырак мәгълүмат белән „Балтач таңнары” гәзитенең алдагы санында таныша аласыз).
Читайте нас: