Барлык яңалыклар
Район сулышы
15 декабрь 2016, 12:28

Балтачта 121нче никах 30 декабрьдә теркәләчәк

Кичә күрше республика матбугат чаралары сайтларының берсендә кызыклы хәбәр күрергә туры килде. Бер районда яшь парлар 30-31 декабрь көннәрендә никахларын теркәмәскә булган икән.

Бу яклап бездә хәл ничегрәк тора? “Балтач таңнары” гәзите хәбәрчесе шул хакта кызыксынып район хакимиятенең ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Әхвәс кызы Субушевага мөрәҗәгать итте.

—Ел ахырына кадәр безнең бүлекнең тагын биш никах теркисе бар. 30 декабрь көнендә никахларын теркәү өчен яшь бер пар гариза бирде. Балтач районында теркәлгән 121нче никах булачак бу,—дип хәбәр итте безгә бүлек начальнигы Ирина Субушева.

Читайте нас: