Барлык яңалыклар
Район сулышы
12 декабрь 2016, 12:47

Балтачта Мәүлид бәйрәме чаралары үтә

Район мәчетләрендә Мәүлид аена багышланган чаралар бара.

Мөэмин мөселманнарның иң зур бәйрәмнәренең берсе саналган Мәүлид бәйрәменә балтачлылар алдан әзерләнәләр һәм дини гыйбадәтләр белән бергә мәдәни чаралар да оештыралар. Әйтик, мөнәҗәче абыстайлар мөнәҗәтләр, Салаватлар әйтәләр һ.б. Быелгы ел да моннан искәрмә булмады. Балтач халкын уртак теләк берләштерә:

“Бар галәмгә Аллаһның рәхмәте булып килгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) күркәм Мәүлид кичәсендә Коръән аятьләре укып шөкерана булыйк, дин кардәшләребез белән бергә Пәйгамбәребезгә багышлап, Салаватлар әйтик. Бер-беребезгә, илебезгә иминлек, бәрәкәт сорап догалар кылыйк.”

Читайте нас: