Барлык яңалыклар
Район сулышы
5 декабрь 2016, 13:03

Иске Балтачта мәйданда Яңа ел чыршысы пәйда булды

Район үзәгендә Яңа елга әзерлек эшләрен башлап җибәрделәр. Кичә үзәк мәйданда яшел чыршы пәйда булды.

Чыршыкай—купшыкай төбәгебез табигате байлыгын күрсәтүче бер билге дә ул. Югыйсә, тирә-ягында урманнар булмаган төбәкләрдә Яңа ел чыршысы ролен каркаслардан җыелган корылма үти. Яңа ел бизәге сыйфатында урманда үскән чын чыршыны берни дә алыштыра алмый. Мәйданда “үсеп” чыккан үзебезнең купшыкайның күркәләре генә дә ни тора. Шушы көннәрдә алар янында утлар да барлыкка киләчәк...

Читайте нас в