Барлык яңалыклар
Район сулышы
29 ноябрь 2016, 13:09

Юл хуҗалыгы эшчеләре һәр көнне хезмәтнең уртасында

Юлсызлык ничә буын кешеләренең үзәгенә үткән проблема. Балтач юл төзү һәм ремонтлау идарәсенең машинист-автогрейдерчысы Айдар Аскаров бу мәсьәләне хәл итүгә үз өлешен кертә. Озак еллар тырыш хезмәт салган Айдар Шәмси улы юл хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Идарә эшчеләре агымдагы елның ун аенда 122 миллион сумлык эш башкарган.

1999нчы елдан башлап биредә көч салган Айдар Аскаров гомум казанга тоемлы өлеш кертә. Ул —һәр эшнең уртасында. Кыш көннәрендә юлларны кардан тазарту, яз-көз айларында юлларны тигезләү, балчык тарату һәм башка эшләрне башкара. Көмьязы авылы егете Балтач һөнәрчелек училищесында тракторчы-водитель һөнәрен үзләштерә. Эстония җирендә хәрби бурычын үтәп, 15 ел дәвамында „Сельхозхимия” берләшмәсендә тракторчы булып эшләгән.

— Иң тәүдә Т-40, аннары Беларусь, МТЗ-80, Т-150 кебек „корыч ат”ларны йөгәнләдем. „Сельхозхимия”дә эшләгән вакытларда колхозлар гөрләп тора. Басуларга тирес, торф чыгару кебек эшләргә юллана идек. 1999нчы елда бирегә эшкә күчтем. Унҗиде ел биредә эшлим. Яңгырларда, кар-бураннарда— кайда кушалар шунда юлланам, —ди ул.

Техниканы төзек тоту, ремонтлау да аның иңнәрендә. Җитәкчелек Айдар Аскаровны җаваплы, тырыш эшче буларак билгели.

Мондый авыр эштә гаиләнең хуплавы кирәк. Айдар Шәмси улы тормыш иптәше Динария ханым белән ике бала тәрбияләп үстергән. Улы Илшат— водитель, кызы Гөлшат һөнәре буенча шәфкать туташы. Балалары һәм оныклары белән бәхетле ул.

Яхшы юллар— районыбызның социаль-икътисади үсешен күрсәтә. Һава торышының тотрыксызлыгы юлчыларга өстәмә мәшәкатьләр өсти. Айдар Аскаров кебек тракторчылар армый-талмый эшләп, юлларның төзеклеген тәэмин итә

Читайте нас: