Район сулышы
25 Ноября 2016, 08:23

ЯШЬЛЕК ТӘМӘКЕ ТӨТЕНЕ ӨЧЕН ТҮГЕЛ

Тәмәке тарту— зарарлы гадәт. Мондый кеше үз организмын гына түгел, ә әйләнә-тирәдәгеләрне дә агулый. Тәмәке төтенендә 30дан артык агулы матдә бар. Алар арасында иң көчлесе—никотин. Тәмәке көйрәтүчеләрнең күбесе үпкә авыруларыннан интегә.

Добавить в предпочтительные источники Google

Мәктәп яшеннән үк безгә тәмәкенең зарары хакында күп сөйлиләр. Әмма бу сүзләр кемнеңдер аңына барып җитә, кемнекенәдер—юк. Тәмәкедән баш тарту көне уңаеннан Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында бу яман гадәтнең нинди аянычлы хәлләргә китерергәне хакында сүз барды. Район үзәк дәваханәсенең фельдшер-наркологы Булат Суфияров, Сәламәт яшәү рәвеше профилактик кабинеты шәфкать туташы Гөлчәчәк Вәлиева, колледж фельдшеры Ирина Гыйльвановалар укучыларга тәмәке тартуның никадәр зыянлы булуы хакында сөйләделәр.

— Тәмәке тарту организмны какшата. Яшьлек бер генә, бу гүзәл мизгелне төтен сөременә чорналып үткәрмәгез, —диде чыгыш ясаучы ак халатлылар.