Барлык яңалыклар
Район сулышы
25 ноябрь 2016, 13:15

ТУГАННАР ТОРМЫШТА ТЕРӘК

Ана көне алдыннан республика Хөкүмәте йортында күп балалы аналарны бүләкләү тантанасы үтте. Иске Балтач авылында яшәүче Рәйфә Нигамәева безнең районнан „Ана даны” медаленә лаек булган 89нчы ана. Биш бала тәрбияләгән ана балалар бер-берсенә иптәш, дөнья көткәндә таянырга туганнар кирәк дигән фикердә.

Демография мәсьәләсе бүген аеруча актуаль. Республикада, шул исәптән районда бу катлаулы проблемага әверелде. Бакыйлыкка күчкәннәр саны туучыларга караганда күпкә артык. Мәсәлән, районда ел башыннан 185 сабый якты дөньяга килгән, 327 кеше фани дөньяны калдырган. Халык саны кими. Төрле авырулар белән беррәттән бала табу яшендәге хатын-кызларның күбесе бер яки ике бала үстерү белән чикләнә. Кайберләре бала табарга теләсә дә, сәламәтлеге буенча сораулар туа. Күп бала табуга илдәге тотрыксызлык, иртәгәсе көнгә ышаныч булмау, кыйммәтчеллек тә киртә. Шунлыктан хатын-кызлар күп бала табарга ашыгып бармый. Район күрсәткечләреннән дә бу ачык күренә. Мәсәлән, өч бала тәрбияләгән гаиләләр саны —317. Алтмыш җиде гаиләдә дүртәр бала үссә, 5 бала тәрбияләгән гаиләләр саны 18гә тиң. Алты бала тәрбияләгәннәр —4, җиде һәм сигез баласы булган берәр гаилә исәпләнә. Тугыз бала тәрбияләгән гаиләләр юк. Ике гаиләдә унар бала тәрбияләнә. Соңгыларының берсе— Көндәшледә, икенчесе район үзәге—Иске Балтачта гомер кичерә. Ә элек һәр гаиләдә кимендә биш бала үскән. Бүген исә ата-ана бурычын үтәү күпләрне авырсындыра.

Иске Балтач авылында яшәүче Рәйфә һәм Радик Нигамәевлар һәр бала үз ризыгы белән туа, дигән фикердәләр. Алар биш бала үстерәләр. Өлкән кызлары Миләүшә Благовещен шәһәрендәге педагогия училищесын тәмамлаган. Кияүгә чыккан, әлеге вакытта Уфа шәһәрендә яши. Икенче кызлары Ләйсән— 8нче сыйныф укучысы. Актив, шигырьләр сөйли, кече туганнарын карарга ярдәмләшә. Әнисенең уң кулы, төп ярдәмчесе. Хыялы—шәфкать туташы булу. Кызлары Зөһрә быел мәктәпкә барган. Биш яшьлек Радим һәм өч яшьлек Рәмил „Кояшкай” балалар бакчасына йөриләр. Гаилә башлыгы Радик Рәфил улы вахта ысулы белән себер тарафларына йөреп эшли.

— Дөньялыкта туганнарсыз читен. Эч сереңне сөйләр өчен дә туган кирәк.Мин үзем һәрчак апама барам, җизнием дә ярдәмчел кеше. Балалар бер-берсенә иптәш булсын өчен күп бала табарга булдым. Ишле гаиләдә баланың берсенә әйтсәң, икенчесе дә тыңлый. Әлегә малайлар бик шук, тик тормыйлар, кич сагынышып кайталар, —ди Рәйфә Габтинур кызы.

Ишле гаилә — эшле гаилә. Бер-берең хакында хәстәрлек күрү, кайгыртучанлык хисе күп балалы гаиләдә туа. Матди яктан авырлыклар булса да, ишле гаиләдә яшәве балалар өчен күңелле. Гаилә алга зур планнар корып яши, өй төзү өчен җир участогы алганнар. Тормышка зарланмыйлар, барына шөкер итеп яшиләр. Нигамәевларның якты хыяллары, уйлаган эшләре тормышка ашсын. Кызлары һәм уллары сәламәт булып, тормышта үз урыннарын, бәхетләрен тапсыннар!

Читайте нас: