Барлык яңалыклар
Район сулышы
23 ноябрь 2016, 13:28

ҮСМЕРЛӘРНЕ КҮП НӘРСӘ КЫЗЫКСЫНДЫРА

Нефтекама сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләрне реабилитацияләү үзәгенең Балтач филиалы республиканың тугыз районында яшәгән балалар һәм үсмерләрне хезмәтләндерә. Реабилитация курсы 21 көн дәвам итә.

Бинада дәвалану курсы үткәннән, түгәрәкләрдә шөгыльләнгәннән тыш, һәр атнаның сишәмбе көнендә район үзәге Иске Балтач авылындагы социаль учреждениеләрдә экскурсияләрдә булырга да өлгерә тәрбияләнүчеләребез. Социаль-педагог Җәмилә Гарифуллина җитәкчелегендә һәм тәрбиячеләре, мәдәни чараларны оештыручы апалары озатуында җәйге айларда табигатькә чыгарга, Йөгерек Танып елгасындагы ГЭСта булырга өлгерделәр.

Әле дә моңсулап утырыга урын юк малайлар һәм кызларга. „Яшьлек” физкультура һәм сәламәтлек комплексына экскурсияне көтеп алалар. Биредә тренажер залында шөгыльләнү, бассейнда йөзү аеруча ошый үзләренә.

Янгынга каршы тору частендә дә булдылар. Дәүләт янгын күзәтчелеге инспекторы Булат Хәсәнов янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен аңлатты.

Балалар китапханәсенә, Г. Г. Батырша исемендәге музейга, мәчетләргә, балалар сәнгате мәктәбенә, авыл хуҗалыгы колледжына экскурсияләр дә мавыктыргыч үтә. Аннан да бигрәк, мондый чаралар үсмер күңеле өчен эзсез үтми. Күп санлы сорауларына тулы җавап алган балалар кайткач та биредә алган тәэсоратлары белән яшиләр, үзара бәхәсләшәләр, сөйләшәләр, күңелле әңгәмәләр коралар.

Читайте нас: