

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путинның указлары белән орденнар һәм медальгә лаек булганнар. Сәйтәк авылыннан кече лейтенант Ришат Ринат улы Хәлилов Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Орденны каһарманның әти-әнисе Нурия Рәгыйп кызы һәм Ринат Фатыйхҗан улы Хәлиловларга тапшырылды. Батырлык ордены белән Иске Балтач авылыннан рядовой Станислав Александрович Ермолаев бүләкләнгән. Аны якташыбызның кызы Анастасия Ермолаева һәм бертуган сеңелесе Наталия Валентиновна Беляевага тапшырылды. Иске Дүртекәй авылыннан кече сержант Алексей Данисович Кансафаров II дәрәҗә “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Награда батырның хатыны Альбина Катиулловна Кансафаровага тапшырылды.
Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган совет солдатының эшен дәвам иткән якташларыбызның батырлыгы чиксез хөрмәт һәм соклануга лаек.