Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
10 март , 09:26

Олы хөрмәткә лаек ветеранны котладылар

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев бер гасырга тиң юбилеен билгеләгән Бөек Ватан сугышы ветераны Әхнәф Мазһаровны тәбрикләп  язды.

Олы хөрмәткә лаек ветеранны котладылар
Олы хөрмәткә лаек ветеранны котладылар

"Алар кебек буласы килгән кешеләр бар. 8нче мартта шундыйларның берсе үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтә!

Әхнәф Мазһар улына кунакка бару  ул һәрвакыт зур дәрәҗә. Ә аның 100 еллык юбилеенда—хөрмәт икеләтә. Аның тарихын тыңлаганда, ул буын батырлыгының масштабын аңлыйсыңбалалар хезмәте колхозда, фронт юллары 17 яшьтә... Гасырлык юбилей көнендә Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтае депутаты Кашшаф Ямалетдинов белән бергә Әхнәф Мазһар улына Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән иң җылы котлаулар җиткердек һәм югары бүләк — генерал Шайморатов орденын тапшырдык. Без сезнең алда, кадерле ветеран, 1945 елның язы өчен түләп бетергесез бурычлыбыз. Сезбезнең горурлыгыбыз һәм вөҗданыбыз.

Сезгә исәнлек-саулык телибез, туганнарыгыз һәрвакыт янәшә булсын, ә өйдә тынычлык, иминлек хөкем сөрсен",—дип Илгиз Субушев социаль челтәрләрдә пост урнаштырды.

Әдәбияттә үз сүзен әйткән, укытучы ветеран Әхнаф Мазһаров олы дәрәҗәгә һәм хөрмәткә лаек шәхес. Аңа ныклы сәламәтлек һәм күңел тынычлыгы телибез.

 

 

Автор:
Читайте нас