Барлык яңалыклар
Бөек Җиңүгә - 80 ел
10 апрель , 10:07

Пенсия белән бергә бер тапкыр бирелә торган түләүләр апрельдә

Апрель аенда Башкортстан буенча социаль фонд бүлеге ветераннарга Җиңү Көненең 80 еллыгына пенсия белән бергә бер тапкыр бирелә торган түләүләр башкара.

Пенсия белән бергә бер тапкыр бирелә торган түләүләр апрельдә
Пенсия белән бергә бер тапкыр бирелә торган түләүләр апрельдә

 Почта аша юбилей түләвен халык инде айның 3 нче көненнән ала башлады, банк счетларына ул 10 апрельдә киләчәк. Юбилей түләү күләме: 80 мең сум – Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм инвалидларга, аларның тол хатыннарына, «Камалыштагы Ленинградта яшәүче», «Камалыштагы Сталинградта яшәүче»,«Камалыштагыган Севастопольдә яшәүче", тамгалары белән бүләкләнгәннәргә һәм элеккеге балигъ булмаган концлагерь тоткыннарына биреләчәк. 55 мең сумны Бөек Ватан сугышы чорында тылда кимендә алты ай хезмәт куйганнарга, СССРның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрендә эшләү чорыннан тыш, сугыш елларында фидакарь хезмәтләре өчен СССР орденнары һәм медальләре белән бүләкләнгәннәргә һәм элеккеге балигъ булган концлагерь тоткыннары алачак. Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар юбилей түләүләренә өстәмә рәвештә апрельдә Җиңү көненә ел саен 10 мең сум күләмендә түләү алачак. Консультацияләрне 8-800-100-00-01 телефон номеры буенча  алырга мөмкин. Бу номерга шалтырату бушлай.

 Санаулы гына калган Бөек Ватан сугышы ветераннарына тагын күп еллар Җиңү бәйрәмен күрергә язсын.

Автор: Рима Валиева
Читайте нас