4 "а" сыйныфында Балтач районының Мактаулы кешесе, 100 яшен тутырган Бөек Ватан сугышы ветераны Мазһаров Әхнәф Мазһар улына багышланган сыйныф сәгате узды. Укучыларны хөрмәтле ветеранның биографиясе, иҗаты белән таныштырдылар, туган як, сугыш, ватан турында шигырьләрен укыдылар. А. Мазһаров ныклык, батырлык, намуслы хезмәт һәм Ватанга тугрылыкның ачык мисалы.