Барлык яңалыклар
Новости
19 февраль , 16:16

Хәрби юнәлештә юл

Мөһим һәм бик актуаль очрашу Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында  үтте. Укыту-производство эшләре буенча директор урынбасары И.М. Вәлиев укучыларны Тәтешле һәм Балтач районнары хәрби комиссары Арсланов Ансар Фазылкарам улы белән таныштырды. Ул укучылар белән әңгәмә үткәрде.

Хәрби юнәлештә юл
Хәрби юнәлештә юл

 1 курс укучылары һәм олы тормыш бусагасында басып торучы чыгарылыш курс укучылары колледжны тәмамлаганнан соң үзләренә ачыла торган мөмкинлекләр турында кыйммәтле мәгълүмат алдылар. Әңгәмәнең төп темасы - хәрби уку йортларына керү булды. Хәрби комиссар хәрби белем алуның өстенлекләре, карьера перспективалары һәм армиядә хезмәт итүнең көчле характер һәм җаваплылык формалаштыруы турында җентекләп сөйләде. Бүгенге көндә иң кирәкле һәм технологик өлкәләрнең берсе булган БПЛА белгечлеге буенча укыту кебек перспектив юнәлешләргә аерым игътибар бирелде. Ассызыкланганча, Ватанны саклау- ул   Конституциядә беркетелгән һәр гражданның мактаулы бурычы да. Яшьләр илнең оборона сәләтен ныгыту өчен хәрби хезмәтнең әһәмияте һәм бу игелекле эшкә нинди өлеш кертә алулары турында ишеттеләр. Бу уңышлы очрашу укучыларны яңа казанышларга рухландырды һәм аларга киләчәк юлларын аңлы рәвештә сайларга ярдәм итәр һәм этәргеч бирер.

 

Автор:
Читайте нас