Барлык яңалыклар
Новости
13 февраль , 15:14

Русия халыклары бердәмлеге елы

11 февральдә Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 8б сыйныфы укучылары өлкән вожата Г.А. Мусина белән бергә район мәдәният сараенда Русия халыклары бердәмлеге елына багышланган чарада катнаштылар.

Русия халыклары бердәмлеге елы
Русия халыклары бердәмлеге елы

"Районның "Дуслык үрнәкләре" фестивале кысаларында түгәрәк өстәл "Сезнең белән горурланабыз, якташлар"девизы астында узды. Тушкыр, Асавка, Түбән Сикияз, Шәвъяды авыл  китапханәчеләре һәм мәдәни хезмәткәрләр оештырган чарада укучыларыбыз өчен районыбызның хөрмәтле кунаклары: Балтач районының Мактаулы гражданы, ветеран-педагог, шагыйрә, композитор Ихсанова Гөлшат Гайнельяновна, Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакировның улы, отставкадагы подполковник Шакиров Владислав Үлмәс улы; РФ халык мәгарифе отличнигы, педагогик хезмәт ветераны Михтахова Роза Рәхим кызы; Шәвъяды авылында ветераннар советы рәисе, ветеран – педагог Бадамшим Вәлидиан Нигаматьянович; Башкортстанның район удмуртлар җәмгыяте рәисе, Асавка авыл клубы культорганизаторы Пукрокова Лидия Гарифзяновна. Чараны Тушкыр авыл китапханәчесе Хаматнурова Венера Фәнис кызы алып барды. Викторина оештырылды, анда укучылар бергәләп барлык сорауларга җавап бирделәр. Балалар Владислав Үлмәсовичны кызыксынып тыңладылар, ул үзенең әтисе - Советлар Союзы Герое Үлмәс Шакиров турында җентекләп сөйләде. Укучылар Бөек Ватан сугышы герое медальләрен кулларында тота алдылар. Шушы очрашу нәтиҗәсендә без янәшәбездә яшәүче гадәти булмаган кешеләр белән таныштык, геройларыбызны, ата-бабаларыбызны һәм мәдәни казанышларыбызны искә төшердек"—дип Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 8б сыйныфы укучылары тәэссоратлары белән социаль челттәрләрдә уртаклаштылар.

Җир йөзендә, илдә, республикада, районда ничә төрле милләт вәкилләре яши. Барысы да  гореф-гадәтләрен саклый, киләсе буынга тапшыра. Милләтләр дуслыгы иң кыйммәтле төшенчә икәне чарада сызык өстенә алынды.

 

Автор:
Читайте нас