Барлык яңалыклар
Новости
5 февраль , 16:02

Хокукый белемне арттыру

4 февральдә, профилактика эшләре кысаларында, балигъ булмаганнарның хокукый грамоталылыгын арттыру һәм мошенниклыктан яклау максатыннан, Иске Балтач  2 нче урта  мәктәбендә чара үтте.

Хокукый белемне арттыру
Хокукый белемне арттыру

 Очрашуда Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаганнар эшләре буенча  полиция майоры БР буенча Эчке эшләр министрлыгының участок полиция хезмәткәрләре эшчәнлеген оештыру идарәсе инспекторлары полиция майоры Локманов А. , полициянең өлкән лейтенанты Гаврилюк А. , Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча УУП бүлекчәсе полиция капитаны Садриев Р. , Русия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлекчәсе оператив дежурный полиция лейтенанты Фәйзханов И. чыгыш ясады. Алар мәктәп укучылары һәм педагоглары белән "мәгълүмати-коммуникатив технологияләрне кулланып мошенниклык", "мәгариф оешмасы иминлегенең төп компонентлары"темаларына профилактик әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында кунаклар ассызыклаганча, мошенниклар кешеләрне шәхси мәгълүматларын ачарга һәм законсыз гамәлләр кылырга мәҗбүр итү өчен заманча технологияләрне һәм психология белемнәрен оста куллана. Чара азагында актив фикер алышу булды, аның барышында конкрет очраклар каралды. Катнашучыларга мошенникларны ничек алдамаска һәм социаль челтәрләрдә реклама һәм контент йогынтысына эләкмәскә икәнен аңлаттылар. Укучылар арасында уяулыкның мөһимлегенә аерым игътибар бирелде. Аларга өлкәннәргә теләсә нинди шикле хәлләр турында хәбәр итәргә һәм җинаятьчеләрнең хәйләләренә бирешмәскә кирәклеген искә төшерделәр.

Гөлгенә Мусина.

 

Автор:
Читайте нас