– Безнең йортларыбызны һәм бакчаларыбызны бизәүче шушы гүзәл үсемлекләргә багышланган чара активларны җыйды. Бәйрәм чарасында катнашучылар чәчәкләрдән төрле композицияләр ясадылар һәм табигатьнең безне гел сөендерә торган һәм дөньяны матурайта торган бу гүзәл һәм нәфис иҗатлары турында күп яңалыклар белеп, вакытларын файдалы уздырдылар.