Бәйрәмгә килгәннәр Корбан ашыннан авыз итте. Чәй эчкәннән соң балалар арасында спорт ярышлары үткәрелде. Җитезлектә, тапкырлыкта үзләрен сынаган балалар билгеләнде. Корбан Гаете балалар һәм олылар өчен хәтердә калырлык булды быел. Укылган догалар кабул булсын. Бу теләктә калды һәр катнашучы.