Район мәчетләрендә дини бәйрәмнәргә халык теләп килә. Үзәк мәчетендә күмәкләп намаз укылды. Мәчетнең имам-хатибы Филүс Камалетдинов бәйрәм уңаеннан тәбрикләде. Дин тарихын а мөрәжәгать итеп вәгазь сөйләде. Бәйрәм уңаеннан район җитәкчелеге котлавын Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы Данис Шакиров җиткерде. Бәйрәмдә корбанлыктан пылауны тәмле итеп үз һөнәре осталары Иске Балтач 1нче урта мәктәбе пешекчеләре (өлкән пешекче Рита Шәйхаттарова) әзерләде. Шулай ук "Батырша" мәчетендә дә бәйрәм пылавын авыз итәргә дә мөмкин иде. Районда быел бихисап кеше ураза тотты. Халык дингә битараф түгел. Бу матур күренеш.