Барлык яңалыклар
Новости
11 март , 11:23

СВОга җиңү белән кайтуын теләп озаттылар

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә  райондашны СВОга җиңү белән кайтуын теләп озатулары турында язган.

СВОга  җиңү белән кайтуын теләп озаттылар
СВОга җиңү белән кайтуын теләп озаттылар

"Иртә таңнан  Ватанның батыр улын махсус хәрби операция зонасына озаттык. Аны озатырга туганнары һәм якыннары килде. Уңышлар һәм җиңү белән биредә үк, Иске Балтач авылы мәйданында  тиз арада очрашырга язсын дип теләделәр! Ватан мәнфәгатьләрен яклаучылар сафына басу-һәр ир-атның иң изге эше! Ә безнеке, монда тылда туганнарыбызга ярдәм итәргә! Егетләр белә: алар Ватанны саклаганда, аларның гаиләләре тулы хәвефсезлектә, көндәлек кайгыртуда.

Солдатлар һәм гаилә әгъзалары өчен республика кырыктан артык ярдәм чарасы һәм өстенлекләр кертте: шифаханәләргә бушлай юлламалар, ташламалы фатирлар һәм утын, балалар өчен мәктәпләрдә бушлай төшке ашлар, түгәрәкләр, автобуста йөрү, көллиятләргә конкурстан тыш керү һәм башкалар. Һәм билгеләп үтәм, Русия Хәрби Көчләре сафларына контракт хезмәтенә җыюның яңа шартлары буенча ир-атлар бер тапкыр 2 млн.сум алачак, аннары ай саен 210 мең сумнан хезмәт хакы алачак. Шулай итеп, хезмәтнең беренче елында һәр контрактчы ким дигәндә 4 520 000 сум алачак.

Контрактны Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссариатта 8-34778-2-16-76 телефоны буенча яисә Югары Тәтешле авылы, Ленин урамы, 103 адресы буенча, яисә Балтач районы буенча хәрби комиссариатның бүлегендә, (8-34753-2-13-34 телефон номеры)  яисә Иске Балтач авылы, Комсомол урамы, 47 адресы буенча «Защитник» бердәм үзәгендә имзаларга була( адресы: Уфа, Элеватор урамы, 15). Тулырак мәгълүматны 8-800-550-55-25 телефон номеры буенча һәм башбат. рф. сайтында карарга мөмкин",—дип язган район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрендәге сәхифәсендә.

 

Автор:
Читайте нас