Владимир Ленин җитәкчелегендә большевиклар кабызган социаль дөреслекнең якты уты илдәге барлык халыкларны үзенә җәлеп иткән. 1922нче елда ук СССР төзелгән. Шулай барлык халык һәм милләтләргә тигез хокук биргән дөньяда беренче эшче һәм крестьяннарнын хокүмәте барлыкка килә. Илдә наданлык бетерелә, зур тизлек белән завод һәм фабрикалар калкып чыга, гади халыкның тормышы яхшыра, алар өчен түләүсез медицина һәм белем алу шартлары булдырыла. Пенсия һәм социаль страховкалау системасы үсеш ала. Эшсезлек бетерелә. Xалык киләчәккә өмет белән карый. Илләрдә гадел җәмгыять төзү турындагы Маркс, Ленин, Сталинның идеяләрен тормышка ашыру эшләре гамәлдә СССРда башланып бүтән илләрнең хезмәтчән халкына үзенә тартылышлы мисалга әйләнә.
Безнең районда да илнең үткән тарихына, казаныш-җиңүләренә билгеле даталарга игътибарлы булган кешеләр Бөек Октябрь социалистик революциясенең 107 еллыгын искә алдылар. Һәркем үз кулыннан килгәнчә һәм иң мөһиме бүгенге чынбарлык тормышны, казанышларны хуплап, булган мәсьәләләрне чишүдә актив катнаша.
КПРФның Балтач район бүлекчәсе әгъзалары үзләренең урындагы гомум җыелышларын үткәрделәр. Көн тәртибендә—истәлекле датаны үткәрү, район партия оешмасының төзелеш эшләрен чишү һәм МXОда катнашучыларга гуманитар ярдәм итүдә катнашу мәсьәләләре каралды. Шунда ук җыелышка килгән коммунистлар гуманитар ярдәм йөзеннән акча җыйдылар һәм булдырылган махсус счётка ул сумма җибереләчәк. Партия тормышында актив әгъзаларга КПРФ Үзәк комитетының истәлекле медальларе һәм китаплары тапшырылды.
В.И.Ленинның һәйкәленә чәчәкләр салу Сәйтәк авылында үтте. Анда урындагы актив һәм битараф булмаган кешеләр белән берлектә һәйкәлгә чәчәкләр салу оештырылды.
Рифат САФИН,
КПРФ район комитетының беренче секретаре.