Тест үзәге хезмәткәрләре Иске Балтач авылының 1 нче урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары арасында ГТО нормативларын кабул итүне оештырды. Нормативлар тапшыруда 2 нче һәм 3 нче баскычта 170тән артык укучы катнашты. Күп балаларга ГТО нормативларын тапшыру җиңел бирелә, аларның күбесе төрле спорт секцияләрендә шөгыльләнә һәм һәр иртәдә зарядка ясый. Хезмәткә һәм оборонага балалар әзер!