Новости
29 Октября 2024, 08:08

Фестиваль-конкурсында балтачлыларның уңышлары

25 октябрендә Калтасы районында "Халыклар дуслыгы"ачык фестиваль-конкурсы узды. Балтачлылар уңышларга иреште.

Фестиваль-конкурсында балтачлыларның уңышларыФестиваль-конкурсында балтачлыларның уңышлары
Фестиваль-конкурсында балтачлыларның уңышлары

"Халыклар дуслыгы"ачык фестиваль-конкурсы уздыру Президент Мәдәни инициативалар Фонды ярдәме белән мөмкин булды. Конкурс кысаларында дүрт номинация тәкъдим ителде: рәсем сәнгате һәм декоратив-гамәли сәнгать (ДПИ), инструменталь башкару, халык җыры һәм хореография. Укучыларыбыз бу чарада актив катнаштылар.

 Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хамаеваның укучылары чираттагы мәртәбәле җиңүгә иреште. Президент  мәдәният инициативалары фонды ярдәмендә "Халыклар дуслыгы" халык-сәнгать иҗаты фестиваль-конкурсында   төрле дәрәҗә лауреат исемнәренә лаек булдылар.Әмирә Шакирова, Агата Аушева, Айрина Махиянова, Индира Гайниәхмәтова, Софья Файзрахманова, Илсур Шәйхлисламовлар татар, башкорт удмурт, рус телләрендә милли җырлар башкарып югары уңышка ирештеләр.

"Зөлфия" үрнәкле хореография ансамбле(Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Р. Хәсәнова җитәкчелегендә) "Бәхетле балачак" бию куелышы белән " беренче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды."Аскар Галиев" (преп.Нуркаев И.) "инструменталь башкару"номинациясендә дипломант булды. Рәссамнар "Сынлы сәнгать" номинациясендә: Әхмәтгалиева Азалия-I дәрәҗә лауреат; Әхмәдуллина Наилә-I дәрәҗә лауреат; Гарифуллина Алия — III дәрәҗә лауреат; Яхин Самир-III дәрәҗә лауреат; Вәлиәхмәтова Эльвира-III дәрәҗә лауреатисемнәренә лаек булды.Иматова Айсылу, Хаметова Радмилла, Сафина Азалия, Миннисламова Нурия, Изибаирова Дарья, Балягутдинова Элиза, Шаймухаметова Ильяна, Хазимуллина Ирина  конкурсның дипломантлары булдылар. Җиңүләр алда булсын. 

Автор:
Читайте нас