Барлык яңалыклар
Новости
24 октябрь , 10:29

Тәҗрибә калкан да, алга барырга ярдәм итүче җилкән дә ул

Кеше эш урынында гомеренең шактый вакытын үткәрүе билгеле. Нәтиҗә яхшы булсын өчен күңеленә ятышлы шөгыль белән мәшгуль булуы  шарт. Клара Гайфуллина һөнәр сайлаганда балачак хыялын чынбарлык итүчеләрнең берсе. Шуңа да тормышта үз урынын табуына иманым камил...

Тәҗрибә калкан да, алга барырга ярдәм итүче җилкән дә ул
Тәҗрибә калкан да, алга барырга ярдәм итүче җилкән дә ул

Әлфинә Габдрахим кызы һәм Миңнемулла Хәйрулла улы кечкенә чактан балаларын хезмәттә тәрбияләүне хуп күргән. Һәркайсының нинди юнәлешкә күңелләре тартыла шуңа игътибарлы булалар. Өлкәннәре Салават белән Клара кызлары табиб булып мәш килеп уйнаулары кызыклы. Хәтта Яңа ел чаралары алдыннан бала үтенечен кире какмый, улларына махсус табиб киемен хәстәрлиләр. Икенче баланың да артта калырга исәбе юк. Ул  курчакларын дәвалар өчен тыңларга фонендоскоп, градусник сорый. Өч яшьлек сабый үтенечләрен рәсем төшереп күрсәтә. Фотоаппарат алып  моны әтисе истәлеккә мәңгеләштергән дә. Әлфинә Габдрахим кызының шәфкать туташы булып эшләгән сеңелесе сафтан чыккан фонендоскопны кызга китереп бирә. Башка балалар курчакларын йоклатканда Клара аларны "дәвалый" башлый. Гаилә Казахстанга күченә. Төрле милләт вәкилләре бер гаиләдәй Советлар Союзында  яшәгән чор. Сәүдә өлкәсендә ата-ана көч сала. Яшь гаиләдә янә ике бала Ленария һәм Илшат дөньяга килә. Русча аралашу мохитендә яшәсәләр дә өйдә һәрвакытта да тик туган телдә сөйләшәләр. Туган йорттагы утны сүндермәскә ниятли гаилә башлыгы. Шуңа Гайфуллиннар кире күченеп кайталар. Татар телендә сөйләшкән балалар аралашканда бернинди авырлык кичерми. Авыл җирендә күп кош-корт карап, мал-туар асрап, мул бакча үстереп балаларын хезмәттә тәрбияләп үстерә Гайфуллиннар. Эшсөяр булып үсә алар. Ә һөнәр сайларга вакыт җиткәч бернинди икеләнүләрсез Клара Уфа медицина училищесына юл ала. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, медицина белгече һөнәренең  үзенчәлекләренә төшенә.  Гомум торакта яшәгәндә булачак шәфкать туташлары уй-хыяллары белән уртаклашалар. Әти-әнисен, туып-үскән авылын һәрчак сагынып кайтканга Клара киләчәген чит җирдә күз алдына да китерми. Белгеч дипломын алу белән туган районында хезмәт юлын башлый. Кайсы юнәлештә дә үз эшен яхшы үзләштергән яшь белгечләргә яшел ут. Клара Гайфуллина балалар стационарын сайлый. Ул чакта балалар бүлеге мөдире Любовь Петровна Зуева җитәкчелегендә эш асылына төшенә кыз. Җаваплы эштә балалар сәламәтлеге өчен генә түгел, ә гомерләрен саклап калу буенча да күп тапкырлар көрәшергә туры киләчәген ул дәвердә белгеч башына да китерми. Тәүлек әйләнәсенә чиратлашып кизү тора медицина хезмәткәрләре. Шуңа да җаваплы эштә янәшәдәгеләрнең ышанычлы кешеләр булуы бик мөһим икәнен аңлый. Һәрчак эшен җиренә җиткереп башкарырга күнегә. Һәрчак ышанычлы белгеч буларак, Клара Миңнемулла кызы 36 ел гомер, балалар сәламәтлеген кайгыртып, һәрчак сафта. Көндез онытылып уйнаган бала-чага күп очракта кичләрен авыруга бирешүчән. Температурасы кинәт күтәрелеп, хәтта тын алулары авырлашкан нарасыйларга ярдәм итү оешканлык таләп итә. Кечкенә сабыйның күңелен күрү белән бергә хафага калган әнине тынычландырырга туры килүе көн кебек ачык. Шәфкать туташына психолог вазифасын да башкарырга туры килә. Саулыгы мөшкел хәлдәге баланы санитар авиация белән  Уфага педиатр Гөлнара Мәгъруф кызы Миңнуллина белән илтеп клиник дәваханәгә тапшырганын хәтерендә яңартты. Самолётка кар ерып барып бик авыр хәлдәге баланы илтеп тапшыралар. Секундлар бала тормышын хәл иткән чакта итеккә кереп эрегән карны да абайламый белгечләр. Сабый гомерен саклап калалар, шунысы мөһим. Мондый очраклар Клара Гайфуллинаның  биографиясендә күп. Xезмәт тәҗрибәсе калкан да, алга барырга ярдәм итүче җилкән дә кебек. Шәфкать туташының укол кадау, система кую, тән температурасын үлчәү, кислород бирү,  ингаляция ясау гадәти эштәй башкарыла. Төннәр буена йөреп ярдәм күрсәткән чакларына да күнеккәннәр инде. Иң мөһиме— балалар савыксын. Беренче көнне эшкә чыккач  санитарка Зөһрә Xәйдәрова: "Каушама, барысы да кулыңнан килә, булдырасың",—дип әйтүен һич онытмый ул. Әйтерсең лә эш девизы итеп алынасы сүзләр шунда яңгырый. Педиатр Луиза Xаҗимуллина, Фәүзия Галиханова, Айгөл Әхмәдуллина, Резеда Садртдиновалар җитәкчелегендә ничәмә сабыйларны савыктырдылар. Өлкән шәфкать туташы Роза Xәкимова, Гөлсинә Аскарова, шәфкать туташы Рәвия Вәлиәхмәтова, Зилә Шәйнурова, санитарка Сәлимә Кубатиева, Лилия Карамова һәм башкалар белән озак еллар тырышып, уртак тел табып хезмәт салалар. Ә эшли башлаган елларда җәй буена биш ел дәвамында "Алтын башак" балалар лагеренда эшли. Үз һөнәрен яратып башкарганга пандемия вакытында да куркып түгел, ә бу чиргә бергәләшеп каршы тора алуларына ышанып эшлиләр.  Балаларның савыгуы шатлыклы, хезмәт нәтиҗәләрен  күргән ата-аналар рәхмәтле. Үскәч тә  кайчандыр дәваланып чыккан балалар килеп дәшүе шәфкать туташының күңеленә бал да май кебек ята. Эшнең үзенчәлеге, бик авыр, җаваплы чаклары да онытыла хәтта. Гайфуллиннарның медицина династиясе барлыкка килде дип әйтергә нигез бар. Абыйсы Салават Миңнемулла улы стоматолог-хирург, аның кызы  Гүзәл Гайфуллинна  Уфада стационарда врач-терапевт булып эшли. Сеңелесенең улы Эльмар Галләмов та башкалада травмотолог-ортопед һәм анестезиолог-реаниматолог булып көч сала. Алар да медицинаның нигезе —Гиппократ антына тугры булып калырлар. Клара Миңнемулла кызының тырыш  хезмәте югары бәһаланды, ул "Башкортстан Республикасы  саулык саклау отличнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнде...

Балалар  сәламәтлеге сагында  медицина хезмәткәрләре һәрчак ярдәм итәргә әзер тора. Дәвалау өчен  тырышлык салына. Авыр хәлдәгеләрне соңгы таләпләр белән җиһазландырылган машинада башкалага җилдереп алып баралар. Якты  дөньяга килгән бала кулында һәммәбезнең киләчәге. Алар сау-сәламәт булсыннар өчен бары да эшләнә.

Автор:Рима Валиева
Читайте нас: